Мортазин: Сәфәровка эштән китәргә фәрман бирелгән
“Новая газета” хезмәткәре Ирек Мортазин, Әсгать Сәфәровка эштән китү гаризасы язарга өстән фәрман бирелгән, дип әйтә. Сәфәровның китүе Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев кланын көчсезләндерәчәк ди ул.
06.04.2012
– Мин ниндидер басым булгандыр дип уйламыйм. Аңа үзенә рапорт язып китәргә дигән фәрман бирелгән. Әгәр алай булмаса ул хурлык белән бу урыннан куылган булыр иде. Чөнки, 23 март көнне мәгълүмат чараларына интервью биргән вакытта Сәфәров үзенең хезмәттәге кеше икәнлеген һәм җитәкчесенең эштән ала алуын белдерде. “Фәрман булса мин аны үтәячәкмен”, дип әйтте. Мин нәкъ шундый фәрман булган һәм ул аны үтәгән дип уйлыйм.
Мин Сәфәров бу урыннан үзе китәргә теләгән дип уйламыйм. Аңа “Дальний”да җәзалаулар фаш ителгәннең беренче көнендә үк гариза язу кирәк иде. Ул вакытта аның адымы чын ирләрчә булыр иде. Аның хәзер ул вакытта киткән булсам каты бәгырьле булуымны күрсәтер иде дип сөйләнүе көлке. Бу бит башка хезмәткәрләргә ышаныч белдермәүне күрсәтеп тора. Янәсе, башкалар ниндидер чаралар күрә алмаячак. Алай булгач, нигә соң ул бөтен нәрсә дә үзеннән генә торган андый система булдырган? Бездә алыштыргысыз кешеләр юк һәм Сәфәров моны бик яхшы белеп тора. Бу вазифада калу өчен ул соңгы минутка кадәр бөтен чараларны күрергә тырышкан дип уйлыйм мин.
– Сәфәров китә калса, республикадагы хокук саклау системасын төптән яхшы белгән җитәкче дә китә дигән сүз түгелме?
– Республиканың эчке эшләр министрының Татарстандагы бөтен эчке сәясәтне белүе минус булып тора. Чөнки ул бу тармакның төп максаты - кешеләр иминлеген саклау белән шөгыльләнәсе урынга хакимияткә генә хезмәт итә башлый. Әгәр аның урынына Татарстандагы сәяси системаны бөтенләй белми торган кеше килсә, бу республика өчен күпкә яхшырак булачак.
Мин республикадагы сәяси уеннарны бөтенләй белми торган кеше бу тармак башлыгы итеп куелыр дип уйламыйм. Элек Татарстан эчке эшләр министры урынбасары булган, хәзер Русия эчке эшләр министрлыгында оештыру-аналитика департаменты башлыгы Артем Хохорин республикага кире кайтарылыр дигән сүзләр йөри. Мин шулай ук бу урынга Фаяз Шабаевның каралганлыгын да беләм.
Алыштыргысыз кешеләр юк. Мин алар бу тармакка Сәфәровка караганда начаррак җитәкчелек итәрләр дип уйламыйм. Сәфәровның сәясәттә катнашуы күзгә бәрелеп тора иде. Бу эчке эшләр министрлыгының төп максатын үтәү – кешеләр иминлеген саклау өчен файдага булмады.
Сәфәровның алынуы Татарстандагы сәяси вәзгытьтә зур үзгәрешләргә китерәчәк. Сәфәров Шәймиев кланы дип аталган даирәнең бер күренекле вәкиле иде. Сәфәров еш кына, уйлаемча, Шәймиев командасының ачыктан-ачык җинаятьчел булган эшләрен йомып калды.
Journal information